Владимир Путин тотрыклылыкны һәм алдан фаразлауны халыкара мөнәсәбәтләрдә төп кыйммәт дип атады. Бу хакта РИА Новостига Россия Президентының NBC Америка телеканалына биргән интервьюсына сылтама белән хәбәр иттеләр.
«Әйдәгез, бергә утырып сөйләшик, карарлар эзлик, барлык яклар өчен кулай компромисслар табыйк», ‒ тотрыклылыкка менә шулай гына ирешелә, — дип ассызыклады Путин.