Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткәрләрнең кайсыбер категорияләренә керүчеләренә бер тапкыр акча түләү турындагы указга кул куйды.
«Контракт буенча хәрби хезмәттә булучылар, шулай ук контракт белән хәрби хезмәт үтү хакында килешү төземәгән профессиональ һәм югары хәрби белем бирү оешмалары курсантларына бер тапкыр 15 мең сум күләмендә акча түләнәчәк», – диелә хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыккан документта.
Түләүләр «аерым бер категориягә керүче хәрбиләрне социаль яклауны тәэмин итү максатыннан» башкарыла. Акчалар 2021 елның сентябреннән түләнә.