Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә бизнеска ярдәм итү чараларын карауны йөкләде. Тиешле указ Кремль сайтында урнаштырылган.
«РФ хөкүмәтенә һәм РФ субъектларының югары вазыйфаи затларына РФ бюджет системасының тиешле бюджет акчалары исәбеннән Россия икътисады тармакларында эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга, яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралу һәм 2021 елның октябрь – ноябрь айларында эш көннәре билгеләнүгә бәйле рәвештә, ярдәм чараларын карауны күздә тотарга кирәк», — диелә документта.
Искәртеп узабыз, бүген COVID-19га бәйле вәзгыять буенча Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә барышында Россия Президенты Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр дип игълан итте. Шул ук вакытта россиялеләрнең хезмәт хакы саклана.