Путин гражданнар кулындагы корал әйләнеше кагыйдәләрен катгыйландырырга боерган. Казандагы 175нче гимназиядә килеп чыккан атыштан соң, Россия җитәкчесе гражданнарга корал йөртүне рөхсәт итүче кагыйдәләрне тиз рәвештә катгыйландыру кирәклеге турында белдергән. Ул аерым алганда Росгвардия директоры Виктор Золотовка бу эшне тиз арада контрольгә алырга кушкан. Чөнки халык кулындагы башка илләрдә штурмлау коралы буларак калланылган винтовкаларның рәсмиләштерү очраклары да билгеле икән.