Россия Президенты Владимир Путин гаиләне һәм балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Совет составына үзгәрешләр кертү турындагы законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
«Гаилә һәм балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясе президенты каршындагы Совет составына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә: Гореславский А. С. — «Интернет үсеше институты» автоном коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры, Леввова-Белова М. А. — РФ президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Немов А. Ю. — «Россия спорт гимнастикасы федерациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының вице-президенты, — диелә указда.