Россия Президенты Владимир Путин гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Евгений Зиничевның һәлак булуын шәхси югалту дип атады. Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, ул аның өчен тугры дус һәм югары дәрәҗәдәге профессионал булган.
«Безне озак еллар уртак эшебез бәйләде, Евгений Николаевичка теләсә кайсы, иң катлаулы ситуациядә — ышанычлы, тугры дус һәм югары дәрәҗәдәге профессионал буларак таяна алганымны һәрвакыт белдем», — диелә министрның туганнарына юллаган телеграммада.
Путин билгеләп үткәнчә, ведомство башлыгы үзен Ватанга һәм кешеләргә хезмәт итүгә багышлады. Ул гомерен кешене коткару өчен биргән.
«Без Евгений Николаевич Зиничев турындагы якты истәлекне йөрәкләребездә сакларбыз», — дип китерә Президент сүзләрен ТАСС.