Владимир Путин белдергәнчә, Франция-Россиянең төп партнерларыннан берсе. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Россия икътисадының төрле тармакларында Француз катнашында 500 дән артык компания эшли. Бигрәк тә Франция бизнесы Россия ягулык-энергетика комплексында, автомобиль төзелешендә һәм, әлбәттә, азык-төлек сәнәгатендә тәкъдим ителгән», — диде РФ Президенты Франция эшлекле даирәләре вәкилләре белән видеоконференция вакытында.
Хәзерге вакытта Франция Россия икътисадына инвестицияләр күләме буенча алтынчы, товар әйләнеше буенча бишенче урында тора. Инвестицияләрнең гомуми күләме 13 миллиард доллардан артып китә, ә Француз капиталлары Россиядә быел 17 миллиард долларга җитте.