Владимир Путин федераль дәрәҗәдә күп балалы гаиләләр статусын раслаучы указга кул куйды. Документ рәсми порталда бастырылган. Указ ярдәм чараларына да кагыла.
Ярдәм чарасын гаиләләр олы балага 18 яшь тулганчы яки, бала көндезге формага укырга керсә, 23 яшь тулганчы ала.
Сүз балалар тууга һәм тәрбияләүгә, хезмәт мөнәсәбәтләре, пенсияләр, һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем алуга бәйле пособиеләр турында. Төбәкләргә күпбалаларга социаль ярдәм күрсәтү чараларын, шул исәптән 6 яшькә кадәрге балаларны дарулар белән бушлай тәэмин итү, транспортта бушлай йөрү, мәктәпләрдә бушлай туклану, мәктәп һәм спорт формасы белән тәэмин итү, торакка түләүгә ташламалар бирү һәм башка ярдәм вариантларын билгеләргә тәкъдим ителгән.