Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Россия лидеры Владимир Путинга коронавирустан ревакцияләнүе турында сөйләде, дип яза РИА Новости.
«Мин моны эшләдем инде», — диде Эрдоган.
«Йогышлы кеше белән көн үткәрүемә карамастан, авырып китмәдем. Шуңа күрә икенче тапкыр, ревакцияләнгәндә — «спутник», — дип тәкъдим итте Путин.
Исегезгә төшерәбез, Россия һәм Төркия Президентлары Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоганның сөйләшүләре өч сәгатькә якын дәвам итте. Очрашу бүген Сочида узды.