Халыкара берләшмәнең тырышлыгы экологик проектларга юнәлдерелергә тиеш. Бу хакта «егермелек Төркеме» саммиты утырышында Россия Президенты Владимир Путин белдерде.
«Дөнья җәмәгатьчелегенең тырышлыгын, барыннан да элек, иң нәтиҗәле экологик проектларга ярдәм итүгә юнәлтү мөһим», — диде Владимир Путин, видеоконференция режимында узган утырышта чыгыш ясаганда.
Россия лидеры билгеләп үткәнчә, экспертлар, кертелгән һәр долларга атмосферада парник газлары күләме кимү ягыннан, аларның табыш дәрәҗәсе буенча рейтинглар төзи алыр иде