Владимир Путин Н. Ф.Гамалеи исемендәге Үзәк хезмәткәрләренә Covid-19дан вакцина төзүдә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта боерыкны хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырып чыгардылар.
Россия Президенты үзәкнең дүрт хезмәткәренә коронавирус инфекциясенә каршы вакцина булдыруда һәм җитештерүне җайга салуда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 11 августында Россия коронавирустан вакцина — «Спутник V»ны теркәгән дөньяда беренче булды. Хәзер инде препарат теркәлгән һәм дөньяның күп кенә илләрендә кулланыла.