РФ Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасына хезмәткә түләүнең минималь күләмен һәм яшәү минимумын 8,6 процентка арттыру турындагы төзәтмәләрне кертте.
Бу хакта ТАСС агентлыгы Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты рәисе Андрей Макаровка сылтама белән хәбәр итә.
«Президент депутатларга һәм Хөкүмәткә әлеге мәсьәләне өйрәнергә һәм бюджет турындагы законның икенче укылышы кысаларында тиешле карар кабул итәргә кушты, — диде Макаров. — Бүген Президент үз карарын үтәү йөзеннән Дәүләт Думасына тиешле төзәтмәләр кертте».
Утырышта комитет әгъзалары барлык үзгәрешләрне дә хуплады.
Дәүләт башлыгы элегрәк, инфляция белән чагыштырганда кызурак темплар белән арттырып, киләсе елга яшәү минимумы планкасын күтәрергә тәкъдим иткән иде. Шул рәвешле, яшәү минимумы аена 12 654 сумга (үсеш — 1 мең сум) кадәр артачак. Хезмәткә түләүнең минималь күләме исә абсолют саннарда аена 13 890 сум (үсеш — 1 100 сумга якын) тәшкил итә.