Россия Президенты Владимир Путин Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән коллегасы Мөхәммәт бән Зәид Әл Нахайянны киләсе 2024 елда узачак БРИКС саммитына чакырды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«2024 елда Россия әлеге оешмага рәислек итә. Без бу юнәлештә дә элемтәләрне дәвам итәчәкбез, — дип сөйләде очрашуда Путин. — Сезне киләсе елның октябрендә Казанда узачак саммитта көтеп калабыз».
Бүген иртән Россия лидеры эш сәфәре белән Абу-Дабига килде. Ике ил лидерлары хезмәттәшлекне алга таба үстерү торышы һәм перспективалары турында фикер алышачак, Якын Көнчыгыштагы хәлләргә басым ясап, халыкара көн тәртибе мәсьәләләрен караячак. Элегрәк Кремль Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Россия Президентын каршы алулары турында видеоязма чыгарган иде.
Исегезгә төшерәбез, зур масштаблы вакыйга октябрь аенда Казанда узачак. Республика башкаласына 26 дәүләт башлыгы чакырылган. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мондый дәрәҗәдәге чара үткәрү — республика өчен зур хөрмәт һәм җаваплылык. Форум алдыннан шулай ук БРИКС уеннары да башланачак, аларга 70тән артык ил чакырыла.