Россия Президенты Владимир Путин Белгород өлкәсе Арбитраж суды (мәхкәмәсе) рәисе итеп Марат Гомәровны билгеләү турындагы указны имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган.
«6 еллык эш срогына Белгород өлкәсе Арбитраж суды рәисе итеп Гомәров Марат Илгиз улын билгеләргә», — диелә документта.
Элегрәк Марат Гомәров Татарстан Республикасы Арбитраж суды рәисе урынбасары вазифасын башкарган.