Россиядән ауропага миграция агымнары юк, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин Халыкара Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай җәмгыятьләре федерациясе башлыгы Франческо Рокка белән видеоэлемтә буенча әңгәмә вакытында.
«Миграция агымнарына килгәндә. Аллага шөкер, Россия аша Европа юнәлешендә мондый миграцион агымнарны күрмибез һәм, дөресен генә әйткәндә, бу алга таба да булмас дип өметләнәм», — диде Путин.
Ул шулай ук Белоруссия һәм Ауропа Берлеге илләре чигендә мигрантларга бәйле вәзгыятьне деполитлаштырырга һәм Кызыл Хач һәм Кызыл Ай сакланган принципларга һәм кагыйдәләргә иярергә чакырды.
Ул искәрткәнчә, Белоруссиядә 5 меңгә якын мигрант бар, ә италия аша быел 54 мең мигрант узган. Путин шулай ук миграцион бәхәс һәм бу темага Франция һәм Бөекбритания арасында үзара дәгъвалар турында искә төшерде.