Женеваның Ла Гранж паркын чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алганнар. 16 июньдә Путин белән Байденның очрашу урыны итеп сайланган урынны моңарчы тимер киртә белән тотып алган иделәр. Шәhәрдә эшләүче компанияләргә ул көнне өйдән торып кына эшләрг киңәш иткәннәр. Россия президенты Женевада узачак саммитка очрашу буласы көнне генә килергә җыена.