Бу хакта Владимир Путин дәүләт башлыгы вице-премьер Татьяна Голикова белән видеоконференция барышында белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Без туристлык тармагы тулаем икътисад өчен мөһим булган күп кенә илләрдә мондый хәлнең бик куркыныч булуын аңлыйбыз, бигрәк тә сезон җиткәндә», — дип ассызыклады Россия лидеры.
РФ Президенты билгеләп үткәнчә, ил хакимияте башка илләрдә коронавирус таралуга бәйле вәзгыятьне җентекләп тикшерә. Карар башка илләрдәге коллегалар белән бергә кабул ителә.