Россия президенты мәктәп яшендәге балаларга тиешле бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акчаны алдан әйтелгәнчә 16 августтан түгел, ә 2 августтан башлап бирә башларга кушты. Бу белдерүен ул яңа уку елына әзерлеккә багышланган видео-конференция барышында ясады.
Мәктәп акчасы алу өчен гаризалар 15 июльдән алына башлады. Моның өчен хөкүмәт 204 миллиард сум акча бүлеп биргән. Бу акчаны үз карамакларында 6-18 яшендәге (1 сентябрьгә алты яше тулып өлгергәннәрне дә кертеп) баласы булган ата-аналарга бирәчәкләр.