Россия президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков матбугатта Путинның Женева очрашуы барышында Байденга Әфганстан юнәлешендә ярдәм тәкъдим иткән дигән хәбәргә ачыклык кертте.”Коммерсантъ” газетасы раславынча, Путин саммит барышында АКШ президенты Байденга таҗикстандагы hәм Кыргыстандагы хәрби базалардан файдалану мөмкинлеген тәкъдим иткән булган. “Мин бу турыдагы хәбәрнең дөреслеккә туры килүен дә килмәвен дә раслый алмыйм”,-дигән Д. Песков.