Россиядә фатир бәяләре уртача 12 процентка арткан. Ә кайбер төбәкләрдә бу күрсәткеч 20 hәм 30 процентка кадәр җиткән. Бу уңайдан канәгатьсезлеген белдереп, Россия Президенты торак базарындагы хәлне ФАСка (монополиягә каршы федераль хезмәт) тикшерергә кушкан. Аның әйтүенчә, бәяләр артуы Хөкүмәтнең ташламалы ипотека программасын тормышка ашуда тоткарлык ясаячак