Владимир Путин «Большая перемена» конкурсы финалистлары белән видеоконференция вакытында бөтен дөньяда тынычлык телим, дип сөйләгән малайга җавап бирде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Россия Президенты, Халыкара эшләр белән шөгыльләнү һәм иң югары үрләргә ирешү өчен бөтен мөмкинлекләре бар, мондый яшьләр безнең илгә бик кирәк, дип билгеләп үтте.
Шулай ук дәүләт башлыгы малайга әлегә мондый сайлау ясарга иртә дип өстәде һәм аңа уңышлар теләде, ата-аналарга баланың рухи үсешенә һәм тәрбиясенә җитди мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде.