Россия Президенты Владимир Путин Бөекбритания премьер-министры Борис Джонсон белән телефон аша әңгәмә үткәрде. Бу хакта 13 декабрьдә Кремль сайтында хәбәр ителә.
Сөйләшү барышында сәясәтчеләр Украинадагы вәзгыять турында фикер алыштылар.
Башка көнбатыш лидерлары кебек үк, Джонсон Россия гаскәрләренең Украина чикләреннән масштаблы күчүләре уңаеннан борчылуын белдерде. Россия лидеры Бөекбритания премьерына күрше Дәүләт тирәсендәге агымдагы вәзгыятькә принципиаль бәя бирде.