Владимир Путин Александр Чуприянны гадәттән тыш хәлләр министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләде. Генерал-полковник Александр Чуприян МЧС башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде. Тиешле указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.
«Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры вазыйфаларын вакытлыча башкаруны Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла — казалар нәтиҗәләрен бетерү министрының беренче урынбасары Чуприян Александр Петровичка йөкләргә»,-диелә хокукый мәгълүмат интернет-порталында бастырылган документ текстында.
Указ кул куелган көннән үз көченә керә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының элеккеге башлыгы Евгений Зиничев кинорежиссер Александр Мельникны коткарып калырга омтылып, Норильскида өйрәнүләр вакытында фаҗигале төстә һәлак булган. Кичә дәүләт башлыгы Зиничевны Россия Герое исеме белән үлгәннән соң бүләкләү турындагы указга кул куйды.