Россия Президенты Владимир Путин вице-премьер Татьяна Голикованың территориядә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр кертү тәкъдиме белән килеште. Бу хакта дәүләт башлыгы COVID-19 белән бәйле вәзгыять буенча Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә барышында белдерде.
Путин билгеләп үткәнчә, авырулар санының иң югары дәрәҗәсе булган төбәкләрдә эшләми торган көннәр 23 октябрьдән кертелә. Авырулар дәрәҗәсе югары булган башлыкларга аерым мөрәҗәгать итәм. Тиешле карарны төбәк башлыклары кабул итә. Төбәк башлыкларына өстәмә чаралар күрү хокукы бирелә, 30 октябрьне көтмичә, иртәрәк, 23 октябрьдән дә кертү ярый.
Кичә Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко коронавирус белән авыручы Россия төбәкләрен атады. Ведомство башлыгы сүзләренә караганда, аеруча катлаулы хәл Удмурт Республикасында, Пермь краенда, Оренбург өлкәсендә, Башкортостан Республикасында, Иваново өлкәсендә, Төмән өлкәсендә һәм Татарстан Республикасында күзәтелә.
Элегрәк Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлеева, эшләми торган көннәр чорында татарстанлылар үз йортлары янында гына булырга тиеш, дип сөйләде.