Россия Президенты Владимир Путин чәршәмбе көнне, 3 ноябрьдә, Сочида уза торган оборона тематикасы буенча чираттагы киңәшмәләр сериясен төгәлли. Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте, дип хәбәр итә ТАСС.
Традиция буенча, Президент елына ике тапкыр — май һәм ноябрь айларында — оборона буенча тематик киңәшмәләр үткәрә. Коронавирус пандемиясе башланганчы алар даими рәвештә предприятиеләргә һәм оборона-сәнәгать комплексы объектларына бардылар.
Мондый киңәшмәләрнең узган сериясе бу елның маенда узды.