Россия Президенты Владимир Путин дәүләт башлыгы вазифасына кабат сайланачагын әлегә хәл итмәгән. Ул CNBC (Америка) телеканалы алып баручысы Хедли Гэмблга кичә узган «Россия энергетика атналыгы» форумының пленар утырышы төгәлләнгәннән соң биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шул ук вакытта, Владимир Путин әлеге пробема хакында фикер алышуның тотрыклылыкны какшатуын әйтте. «Әлеге темага сөйләшүләр вазгыятьне какшата. Бөтен хакимият органнары, барлык дәүләт структуралары да ышнанычлы рәвештә эшләсен, киләчәккә тыныч карасын өчен вазгыять тотрыклы булырга тиеш», — дип аңлатты сәясәтче үз позициясен.
«Әйе, Конституция миңа моны эшләргә, алдагы срокка кабат сайланырга мөмкинлек бирә, әмма бу уңайдан әлегә бернинди карар да кабул ителмәгән», — дип сүзен төгәлләде РФ Президенты.