Россия Президенты Владимир Путин мәктәп, югары уку йорты укытучылары, чыгарылыш укучылары һәм аларның ата-аналары белән очрашу вакытында Россиядә 2023 елны Укытучы елы дип игълан итәргә тәкъдим итте.
Президент сүзләренчә, РФ Хөкүмәте педагоглар хезмәтенә түләү системасын камилләштерергә җыена, әмма әлеге мәсьәлә күп очракта дәүләт бюджеты мөмкинлекләренә бәйле. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.