Татарстан кинотеатрларына хәзер Пушкин картасы буенча кереп була. Чит ил картиналарын нигездә Россиядә төшерелгән фильмнар алыштырды. Татарстан кинопрокатчылары тамашачыларга нинди альтернатива тәкъдим итә? Бу хакта киләсе язмада.
Әлегә кинозалда бер тамашачы да юк, кинооператорның гына эше тулы куәтенә бара – проекторга пленка куярга, фильм форматын көйләргә кирәк. Татар телендәге «Без – 41 нче ел балалары” дигән кинофильмны күрсәтергә әзерлек бара. Үзебезнең илдә төшерелгән фильмнар кинотеатрларның бөтен репертуарын диярлек тутыра.
Әлегә дөньяның иң зур прокатчылары безнең илдә вакытлыча эшләүләрен туктатты. Республика киноэкраннарында Россия һәм Татарстан режиссерларының картиналары күрсәтелә. Тулы метражлы фильмнардан тыш, кинофестивальләрдәге кыска метрлы тасмаларга да игътибар ителә.
Прокатта Һиндстан, Италия, Франция, Кытай режиссерларының картиналары да бар. Аларны субтитрлар белән дә, русча тәрҗемәдә дә күрергә мөмкин. Татарстан фильмнары Татаркино тавыш яздыру студиясендә рус теленә тәрҗемә ителә.
Чит ил блокбастерлары зур экраннардан китсә дә, кинотеатрлар үз альтернативаларын тәкъдим итә. Беренче тамашачылар Россия картиналарын кабат күрде инде.
Экраннарга Россиядә төшерелгән популяр фильмнар кайтты. Аларның саны артып тора. Кинотеатрларга Пушкин картасы буенча да кереп була.
Диана Дасаева, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.