Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм Дәүләт бюджет оешмасы “ Идел” яшьләр үзәге- тугызынчы тапкыр Бөтенроссия “ Тарих эзләреннән” бәйгесен уздырды. Тулырак Динә Нәҗметдинова сюжетында.
Конкурс Идел буе Болгары дәүләтендә ислам дине кабул ителүенең 1100 еллыгына багышланган. Бәйгенең төп максаты-үсеп килүче буында иҗат аша татар халкы тарихына кызыксыну уяту, милли узаң тәрбияләү. Татарстан Республикасының 33 районыннан һәм Россия Федерациясенең 16 регионыннан балалар катнашты, барлыгы 482 рәсем кабул ителде. Эшләрнә рәссамнардан һәм тарихчылардан торган мөхтәрәм жюри әгъзалары бәяләде.
Жюри тарафыннан бәйгедә 27 лауреат сайланып алынды һәм аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, һәр катнашучыга электрон сертификат җибәрелде.
Динә Нәҗметдинова, Искәндәр Гималтдинов,Таһир Хәсәнов.