Проваславие динен тотучылар 19 нчы гыйнварда Хач ману бәйрәмен билгеләп үтә. Бу көнне Казан храмнарында бәйрәм гыйбадәтләре уза, ә иртәнге 10да суны изгеләндерү булачак.
Бу максатлар өчен Казанда 5 урын җиһазландырыла. Икесе — Югары Кабан күлендә, Борисково һәм Киров шоссесы ягыннан, Иделдә, Николай Чудовторец гыйбадәтханәсе янында, Федосеев һәм Кадыш урамнарында. Мәйданчыкларда ашыгыч медицина ярдәме һәм полиция хезмәтләре кизү торачак.