Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә премьера ! 13,14 һәм 26 апрель көннәрендә “Шах…Мат” моноспектакле күрсәтелә.
Сәгать тә егерме минут барган бу спектакльдә төп герой — прокурор шау-шулы җинаятьне ачарга алына. Бу эшне ул ахырына җиткерә алырмы? Төп рольне Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин башкара. Тамашачылар детектив монодрама аша үз эшенә һәм дөреслеккә ихлас ышанган кеше тарихы белән таныша алачак.