Прививканы бөтен подъезд белән! Казанда күп фатирлы йортларның ишегалларында ковидка каршы күмәк вакцина ясый башладылар.
16 клиник хастаханә поликлиникасының мобиль пункты бу көннәрдә Декабристлар урамында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Табиб коронавирустан прививка ясатырга теләүчеләрнең сәламәтлеген тикшерә, кан басымын, тән температурасын үлчи. Табиблар сүзләренә караганда, мондый шартларда прививка ясату процедураның сыйфатына берничек тә йогынты ясамый, ашыгыч ярдәм машинасы процедура кабинеты функциясен җиңел үти. Барлык кагыйдәләр һәм нормалар үтәлә, вакцина махсус контейнерда саклана, ул тиешле температураны саклый.