Бүген Россиядә вакцинацияләнүчеләрне бүләкләү программасы старт ала.
1 декабрьгә кадәр вакцинацияләнгәннәр арасында лотерея уйнатыла. Аны өчен сәламәтлек өчен бонус рф нокта сайтында теркәлергә кирәк. Шунда ук нәтиҗәләрне дә күзәтеп барырга кирәк. Лотерея үткәрү чорында барлык катнашучылар исемлегеннән очраклы сайлап алу алымнары компьютеры ике тапкыр җиңүчеләрне билгели. Барлыгы мең кеше сайлана. Һәркем 100әр мең сум акча ота ала.