Өч көндә Президент сайлауларында Татарстанда сайлаучыларның 81,47 проценты тавыш биргән
Өч көн дәвамында, 15 марттан 17 мартка кадәр узган Президент сайлауларында Татарстанда тавыш бирүчеләр саны 81,47 проценты тәшкил иткән. Бу мәгълүматларны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.
Дәүләт башлыгын сайлауларга килүчеләр саны Россия буенча 73,33 проценты тәшкил иткән. Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.
Искәртеп үтик, Татарстанда сайлау хокукына ия 3 млн чамасы кеше яши. Республикада тавыш бирү өчен 2767 сайлау участогы эшләде, алар өч көн дәвамында 8:00дән 20:00 сәгатькә кадәр эшләде. Аларның эшен сайлау комиссиясеннән 22 мең кеше тәэмин итте. Сайлау участокларында 16 меңнән күбрәк күзәтүче, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә эшләде.
***
Татарстанда Россия Президентын сайлауда тавыш бирүнең өченче көненә нәтиҗә ясадылар. 18.00 сәгатькә Президентка кандидатлар өчен 81,47 процент кеше тавыш биргән: Казанда – 69,27 процент, Чаллыда – 81,75 процент кеше. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев тавыш бирү нәтиҗәләренә багышланган брифингта әйтте.
«Татарстанда өч көн рәттән иде чит илдән һәм БДБ илләреннән күзәтүчеләр миссиясе эшләде. Халыкара күзәтүчеләр тарафыннан тавыш бирүне оештыруга кагылышлы шикаятьләр, кисәтүләр теркәлмәде», – диде Кондратьев.
Ул барлык сайлау участокларында видеокүзәтү булдырылганын һәм иҗтимагый күзәтү үзәгендә трансляция тәүлеклек режимда алып барылганын билгеләп үтте. Кондратьев бу үзәкнең соңгы сайлау комиссияләренең йомгаклау протоколлары кертелгәнче эшләячәген искәртте.
«Хәзергә хокук бозу, хилафлыклар ачыкланмаган. Сайлау участокларында гадәттән тыш хәлләр юк. Тавыш бирү тыныч узды. Тавыш бирү барышына йогынты ясаган хилафлыклар, сайлау законын бозуга карата шикаятьләр килмәде», – диде.
Ул барлык участок комиссияләре әгъзалары нәтиҗәләрне 19 нчы марттан да соңга калмыйча, ә Россия субъектлары сайлау комиссияләре 21 нче марттан да соңга калмыйча игълан итәргә тиешлекләрен әйтте.
Кондратьев иртәгә якынча нәтиҗәләрне бастырып чыгару мөмкинлеген дә белдерде. Куркынычсыз, ачык һәм легитим сайлауларга әзерлектә һәм аларны үткәрүдә катнашкан һәммә кешегә рәхмәтен җиткерде.
Россия Федерациясенең сигезенче Президентын сайлау өч көн – 15-17 март – дәвам итте. Барлыгы дүрт кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).