Президент Юлламасы — 2022: Милли мәдәниятләр елы, гаилә кыйммәтләре, өлешчә мобилизация
Бүген Татарстан Президенты Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.
Туган тел, туган җир, рухи-әхлакый традицияләр, бай тарихи-мәдәни мирас, милләтара һәм динара татулык һәм тынычлыкның горурлык хисе тудыруы, аерым игътибар һәм әһәмият бирелә торган рухи хәзинәләр булып торуын һәм киләчәктә дә, һичшиксез, шулай булачагын билгеләп узды. Рухи хәзинәләрне саклау һәм үстерү, ата-бабалардан калган милли гореф-гадәтләрне торгызуның әһәмияткә ия булуын исәпкә алып, Россия халыклары мәдәни мирасы елының дәвамы буларак, 2023 елны республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итте.