Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Пекинда узган кышкы Олимпиадада призлы урыннарны алучылар һәм паралимпиячеләр белән очрашты.
Президент Олимпиадада нейтраль статуста катнашу һәм дөнья җәмәгатьчелегенең басымына карамастан, спортчыларның югары осталык күрсәтүләрен, җиңүгә зур омтылыш булуын билгеләп үтте. Бу уңышларның спорт федерацияләренең, тренерларның, спорт клублары һәм учреждениеләренең нәтиҗәле хезмәте нәтиҗәсе булуын әйтте. Рөстәм Миңнеханов киләчәктә дә спорт резервын әзерләүдә уңайлы шартлар тудырылачагына ышандырды. Хәзер Татарстанда 11 меңнән артык спорт объекты исәпләнә, күпчелеге дөнья стандартларына туры килә. Республиканың спорт инфраструктурасы ел саен 50дән артык Бөтенроссия һәм Халыкара спорт ярышларын үткәрү мөмкинлеген бирә.
Президент паралимпиячеләр Рушан Миңнегулов белән Марта Зәйнуллинага теләктәшлек белдерде, кайбер спортчылар һәм тренерларга республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.