Православие динен тотучыларның посты тәмамланды, кичә Пасха бәйрәмен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов православие дине вәкилләрен котлады. Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме белән тәбрик итәм!
“Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кириллның зирәк сүзләрен тотып, православие динендәге ватандашларыбыз Христосның Яңадан тууы бәйрәмендә догалар кылып, саваплы эшләре аша үзләренең йөрәк көчен арттырырлар дип ышанам”, Киләчәктә дә тормыш юлыгызны илаһи нур яктыртсын! Чын йөрәктән сезгә иминлек, саулык-сәламәтлек, бәхет һәм җан тынычлыгы телим! Бәйрәм котлы булсын — диелә котлауда. Пасха бәйрәме атна буена дәвам итәчәк.