Казан полиция хезмәткәрләре «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» Бөтенроссия акциясенә актив кушылды.
Белем көне алдыннан алар күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә булды. Полиция хезмәткәрләре укучыларны якынлашып килүче 1 сентябрь белән котлады. Алар барлык гаиләләргә дә буш кул белән килмәде, балаларга мәктәп формаларын, уку-язу әсбапларын, букчалар бүләк итте. Әлеге күркәм акциядә хокук саклау органнары вәкилләре ел саен катнаша.