Россия театрларының яңа гастрольләр проекты «Поехали!» дип атала. Проект илнең бәйсез театрларын берләштерде.
Анда катнашучылар исемлегенә Казан, Мәскәү, Калуга һәм Түбән Новгород театр берләшмәләре керде. Проект заманча театр сәнгатенең күптөрлелеген күрсәтергә тиеш. Ул яңа драма, перфоманс, сторителлинг жанрларына нигезләнә. Яңа әсәрләр Казанда 2-24 ноябрьдә Милли китапханә мәйданчыгында тәкъдим ителә. Проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.