IT-паркта Россия почтасы көненә багышланган тантаналы чара үтте.
Республикада бу өлкәдә сигез меңгә якын кеше, шул исәптән өч мең ярым почтальон эшли. Почта тармагы хезмәткәрләренә күпьеллык хезмәтләре һәм тармак үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.