“Өч һәм биш күрсәткеч буенча план үтәлмәгән. Әле 2021 елда гына булса, бер хәл, ул әле 2020, 2019 елда да күзәтелгән”, — дип белдерде телләр турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча Совет утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин. Эшлекле чарадан Мөршидә Җиһан видеоязмасы
Республикабызда татар теле һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт теле дип игълан ителүенә быел 30 ел . Әмма без аның кәгазьдә генә булып, гамәлдә катып калганын сизми калганбыз. Күптән түгел тел комиссиясе утырышында бозның кузгалуы искәртелде. Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин да үз чыгышын конституциянең әнә шул ,өч дистә ел элек кабул ителгән кануын искә төшерүдән башлады.
Юстиция министры Дәүләт телләре турындагы законнарның төрле өлкәләрдә үтәлеше күрсәткечләренең гомуми хисабы белән таныштырды. Ә аларны бирүче җаваплы оешма вәкилләре арасында Олег Хисамов хаталы элмә-такталарны, гомумән хәреф хатасы белән бәйле төзәтү эшләрен колачлаган проектларын тәкъдим итте.
Шул ук фәнни оешма мемориаль такта язулары, географик атамалар, тулаем томпонимнар каталогын яңарткан һәм татар исемнәренең русчага тәрҗемә сүзлеген әзерләгән. Бу хакта тулырак Тататарстанның гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина сөйләде. Ниһаять, паспорт һәм загс хезмәткәрләре өчен гомуми үрнәк бар, әмма аны федераль салым хезмәте аша гомуми реестрга кертергә кирәк.
Тел белән бәйле четрекле мәсьәләләрне хәл итүне Казан шәһәре башкарма комитеты мониторинг үткәрүдән башлаган. Шулар нәтиҗәсендә төрле юнлештә эш планы төзелгән. Шуларның берсе татар теле укытучыларына, балалар бакчалары тәрбиячеләренә семинарлар уздыру.
Утырышта катнашучылар, аерым алганда Илшат Әминов массакүләм чаралар исеменнән үтенечен җиткерде.
Бу үтенеч түгел таләп булырга тиеш. Аны әле утырышта он-лайн һәм офлайн катнашкан кайбер район хакимияте башлыкларына да юлларга кирәк. Киләсе утырышта әлеге һәм кәгазьдә генә язылган планнарның үтәлешен тикшерәбез дип нәтиҗә чыгарды Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин.