Чаллыда эчке эшләр, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре, социаль хезмәткәрләре янгынга каршы рейдлар оештырды. Яңа ел чыршыларын дөрес итеп урнаштыруга игътибар итәләр, пиротехниканы куллану кагыйдәләрен кабат искә төшерләр. Яңа елны каршылаганда һәм каникулларда янгыннардан саклану чаралары турында белешмәләр тараталар.
Пиротехника салюты күптән инде яңа елны күркәм итеп каршылау символына әйләнде. Декабрьдә Чаллыда пиротехника сату кибетләрендә җанлылык. Сатучылар кагыйдәләрне аңлатырга, сертификатларны күрсәтергә тиеш.
Пиротехниканы кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләренә игътибар итү мөһим. Сертификатларда барысы да ачык итеп язылган.
Пиротехника тартмасын кар эченә куярга кирәк. Җил буранда ул нык бөркетелгән булырга тиеш. Пиротехниканы балконда, машинада, гаражда тотарга ярамый – бу урыннарда саклау янгын чыгу куркынычын арттыра. Шулай ук балалардан да ерак яшерергә киңәш итәбез.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре дә искәртә. Яңа елны каршылау һәм каникул көннәрендә алар махсус янгынга каршы режим чараларында катнаша. Кагыйдәләрнең үтәлешен контрольдә тоталар.
Чаллыда пиротехниканы бары тик өч урында гына куллану рөхсәт ителә. Болар — Җиңү паркы, Раскольников урамындагы шәһәр пляжы һәм ГЭС бистәсендәге «Строитель» стадионы янында. Әлеге урыннар махсус янгын сүндерү чаралары белән җиһазландырылган.