Шушы көннәрдә “Пирамида” концертлар залында елның төп вакыйгасы – “Болгар радиосының унынчы милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Татар эстрадасының танылган җырчылары белән рәттән, яшь җырчылар бер сәхнәдә-“Алтын йолдыз” сынына ия булды. Аңа кемнәр лаек дип табылды? Искәндәр Гыймалтдинов репортажында.
Пирамида залында “Болгар радиосы” X Милли музыкаль премия тапшыру тантанасы гөрләде. Тамаша ике бүлектән торды. Болгар радиосы премиясе юбилее Изге Болгар җирендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына туры килде. Шул сәбәпле, беренче бүлек “Кара Пулат” операсы өзегеннән башланды.
«Кайнар хит» җиңүчеләреннән кала, ел дәвамында «Болгар радиосы» нда еш соралган һәм халык күңеленә кергән җырлар да «Алтын йолдыз» сыны белән бүләкләнде.
“Болгар радиосы”ның Х Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Әйтик, Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова Филүс Каһиров, Ришат Төхфәтуллин, кебек танылган җырчылар янәшәсендә Анастасия Макарова, Марат Яруллин да “Алтын йолдыз” сынына ия булды.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ильдар Галяутдинов, Татарстан яңалыклары.