Россия һәм АКШ Президентлары Владимир Путин һәм Джо Байден яхшы диалог урнаштырдылар, аның барышында бер-берсе позицияләренә хөрмәт белән карыйлар, дип белдерде Россия дәүләте башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков «Россия-1»телеканалы эфирында.
«Путин һәм Байден арасында бик яхшы диалог җайга салынды. Ягъни, алар конструктив, эшлекле һәм бер-берсен бик хөрмәт итә», — диде Кремль вәкиле «Мәскәү » программасында.