11 нче сентябрьдә Пензада Халыкара «Татар кызы 2024 » бәйгесенең финалы узачак. Шул уңайдан бу көннәрдә бөтендөня татар конгрессында матбугат очрашуы узды. Бәйгедә 11 финалист катнаша.
Алар арасында Казахстаннан, Кыргызстаннан, Төмән өлкәсеннән кызлар бар. Шулай ук Россия төбәкләре һәм чит илләрдән килгән кунаклар килүе да көтелә. Быел бәйге шәхес һәм гаиләдәге мөнәсәбәтләргә багышланган. Татар кызы бәйгесенең бәйрәмендә танылган эстрада артистлары да чыгыш ясый.