Пенза өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Олег Мельниченко Россия Президенты Владимир Путиннан кирәкле җиһазларны ПЭТ/КТ-үзәккә сатып алу өчен федераль акча бүлеп бирүне сорады. Төбәк җитәкчесе Президентка сишәмбе көнне видеоконференция режимында узган очрашуда шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә ТАСС.