1967 елда туган һәм аннан яшьрәк гражданнарда тупланма пенсия 2015 ел ахырына кадәр аның файдасына сайлау булган очракта формалашырга мөмкин.
1966 елда туган һәм аннан өлкәнрәк кешеләргә ул Пенсия тупланмаларын дәүләт финанслау программасы буенча ирекле взнослар, шулай ук тупланма пенсиягә ана капиталы акчаларын юнәлдерү хисабына гына формалаша. Бу программага 2015 елга кадәр керергә кирәк иде..
Пенсия тупланмалары шулай ук 1953-1966 елларда туган ир-атларда, 1957-1966 елларда туган хатын-кызларда да бар. Алар файдасына 2002-2004 елларда тупланма пенсиягә иминият взнослары түләнгән 2005 елдан әлеге түләүләр закондагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә туктатылган.