Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2022 елның июленнән инвалидлыкка ия яки туендыручысын югалткан гражданнар, шулай ук эш стажы кечкенә булган кешеләр өчен бер тапкыр бирелә торган пенсия алу тәртибен үзгәртә.
Бу категороиягә 55 яшьтән узган хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар керә. Кагыйдәләр үзгәргәннән соң, әлеге пенсияне түләүне сорап, биш елга бер тапкыр гына кабат мөрәҗәгать итеп була. Гаризаларны биш көн эчендә карыйлар. Яңа кагыйдәләр нигезендә, элеккеге хәрбиләр, Эчке эшләр, Оборона министрлыклары, прокуратура, Федераль иминлек хезмәте структуралары хезмәткәрләре берьюлы ике пенсия алу мөмкинлегенә ия була. Моның өчен вакытыннан алда пенсия түләү хокукын бирә торган яшькә җитү зарур, кирәкле иминият стажы, шәхси коэффициентлар булырга тиеш.