Пенсионерларга 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү, 2 сентябрьдә күчерелә.
Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голикова белдерде. Димәк, картага килүчеләргә, өйдә яисә почта бүлекчәләрендә акча алучыларга-пенсияне иртәгә көтәргә дигән сүз. Искәртеп узабыз, дәүләт башлыгы Владимир Путинның указы нигезендә 40 миллионнан артык пенсионерга бер тапкыр бирелә торган өстәмә түләү билгеләнде.