Россиянең 780 меңнән артык пенсионеры Путин билгеләгән 10 мең сум күләмендәге бер вакытлы түләү акчасын алган инде.
Россия Пенсия фондында өлкәннәргә, инвалидлык яки туендыручысын югалту буенча пособие алучыларга бер тапкыр бирелә торган ярдәмгә 11 миллион сумнан артык акча бирелүе турында сөйләделәр. Беренче чиратта, 2 сентябрьдән акчаны карта кулланучылар алды. Өйдә яки почта аша пенсия алучыларга бу түләү пенсия алу көнендә бирелә. Мондый пенсионерлар 340 меңнән артык исәпләнә.